Түбән Камада "Һөнәргә кереш" дигән проект старт ала

2014 елның 22 сентябре, дүшәмбе
25 нче сентябрь көнне Түбән Кама технология көллиятендә "Һөнәргә кереш" дигән программаны ачу һәм тәкъдим итү тантанасы узачак. Түбән Кама районында тормышка ашырылучы бу программа  мәктәп укучыларын   "Аппаратчы-оператор" эшче һөнәренә өйрәтү нигезләреннән гыйбарәт.     Чара яшьләр тарафыннан икътисадның реаль секторына кирәк булган һөнәрләр сайлауга, эшче һәм инженер һөнәрләренең дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән. 
Презентация Түбән Кама шәһәре, Химиклар проспекты, 33 нче йорт адресы буенча узачак.
Башлану вакыты: сәгать 11.00. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International