Казанның 77 оешма һәм предприятиесе вәкилләре шәһәр вакантлы эш урыннары ярминкәсендә катнашачак

2014 елның 22 сентябре, дүшәмбе
23 һәм 24 нче сентябрьдә Казан халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Химиклар Мәдәният сараенда шәһәр вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Чарада шәһәрнең 77 оешмасы катнаша. Алар тарафыннан 2000нән артык вакансия турында мәгълүмат биреләчәк. 
Чарага  килүчеләр шулай ук хезмәт, мәшгульлек буенча  законнар, дәүләт гарантияләре, һөнәри белем алу, кабаттан һөнәр алыштыру, "Минем беренче эш урыным", "Яшьләр практикасы" дигән программалар буенча  белешмәләр ала алачак. 
Аннан тыш, ярминкә эшендә күчмә эш белән тәэмин итү үзәге дә эшләр дип көтелә. Ул тест эшләргә,   һөнәргә хирыслыкны билгеләргә ярдәм итәчәк. 
Ярминкә иртәнге сәгать 10.00 да башлана.    
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International