Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Әлмәт шәһәре прокуратурасы йөкләмәсе буенча “Әлмәт бораулау компаниясе” ҖЧҖдә хезмәт законнары үтәлешен тикшерүдә катнаштылар.
Тикшерү барышында хезмәт хакының акча керүгә карап, срокларны бозып түләнүе, отпускларга түләүнең срокларны бозып үткәрелүе (РФ Хезмәт Кодексының 136 нчы маддәсе), шулай ук хезмәт килешүе туктатылган чакта хезмәткәргә эштән азат ителгән көнендә түләнергә тиешле барлык суммаларның да түләнеп бетмәве ачыкланган (РФ Хезмәт Кодексының 140 нчы маддәсе).
Хезмәт хакын түләүнең срокларын бозган чакта акчалата компенсация, отпуск өчен түләү, эштән киткән чакта һәм башка очракларда хезмәткәрләргә тиеш булган түләүләр исәпләнми дә, түләнми дә (РФ Хезмәт Кодексының 236 нчы маддәсе). Хезмәткәрләрнең куллына исәп-хисап кәгазьләре дә бирелми.
Хезмәт өчен түләү буенча барлыкка килгән бурычлар 29 августка якынча 340 мең сумны тәшкил иткән. Әлеге бурычларның барлыкка килү сәбәбе – дебит бурычлары.