Ел саен үткәрелеп килүче “Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы” русиякүләм конкурсының республика этабы башланып китте. Татарстан Республикасында “Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы” русиякүләм конкурсын үткәрү өчен җаваплы вәкаләтле орган – Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы.
Конкурсның төп бурычы социаль мәсьәләләрне чишүдә югары социаль нәтиҗәләргә ирешүче оешмаларны табу, аларның тәҗрибәсен өйрәнү, җәелдерү, оешмаларда социаль партнерлык формаларын үстерүдән гыйбарәт.
Узган ел конкурс 12 номинация буенча уздырылды:
“Җитештерү өлкәсенә караган оешмаларда эш урыннары булдыру һәм камилләштерү”
“Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда эш урыннары булдыру һәм камилләштерү”
“Җитештерү өлкәсенә караган оешмаларда эштә җәрәхәтләнү һәм һөнәри авыручанлыкны киметкән өчен”
“Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда эштә җәрәхәтләнү һәм һөнәри авыручанлыкны киметкән өчен”
Җитештерү өлкәсенә караган оешмаларда кадрлар көчен арттыру”
“Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда кадрлар көчен арттыру”
“Җитештерү өлкәсенә караган оешмаларда сәламәт яшәү рәвешен булдыру”
“Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда сәламәт яшәү рәвешен булдыру”
“Җитештерү өлкәсенә караган оешмаларда социаль партнерлыкны камилләштерү”
“Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда социаль партнерлыкны камилләштерү”
“Югары социаль нәтиҗәгә ия кече оешма”
“Җирлекләрнең социаль проблемаларын чишүдә катнашу һәм корпоратив хәйриячелекне үстерү өчен”
Оешмалар конкурсның берьюлы берничә номинациясендә катнашу өчен гаризалар тапшыра алалар. Конкурсның төбәк һәм федераль этапларында катнашу бушлай.
Катнашу өчен гаризалар Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итүhәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан Волгоград урамы, 47 нче йорт адресы буенча 2014 нче елның 15 нче октябренә чаклы кабул ителә.
Тулырак мәгълүматны министрлыкның сайтындагы әлеге конкурска багышланган махсус бүлектән табарга мөмкин.