Түбән Кама "Веста" үзәгендә хәмергә бәйлелекне кисәтү буенча чара узган

2014 елның 5 сентябре, җомга
Шушы көннәрдә Түбән Кама "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы тарафыннан хәмергә бәйлелекне кисәтү буенча чара уздырылган. Биредә социаль куркыныч һәм авыр тормыш хәлендә булган 35 яшүсмер катнашкан. 
Дәрес барышында яшүсмерләр тренинг күнегүләрдә катнашканнар. Аларга әйләнә-тирәдәгеләрнең хәмергә бәйле булган кешеләргә карата тискәре мөнәсәбәтләр күрсәтелгән. 
Ахырда яшүсмерләргә "Син үз юлыңны сайладыңмы?", "Мин тормышны сайлыйм" дигән буклетлар таратылган. 
Бу чара "ТР халкының  наркотиклаштырылуын кисәтү" дигән республика программасы кысаларында уздырылган.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International