Республиканың "Робинзон-2014" хәрби-патриотик слеты җиңүчеләре билгеле булган

2014 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе
Бүген Яр Чаллы "Асылташ" балигъ булмаганнар өчен социаль-тернәкләндерү үзәгендә ел саен уздырылучы "Робинзон" хәрби-патриотик слеты үткәрелгән. Слетны Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү министрлыгы, Яр Чаллы социаль яклау идарәсе һәм Яр Чаллы балигъ булмаганнар өчен социаль-тернәкләндерү үзәге  оештырган.
Слетка Татарстанның барлык шәһәр-район социаль учреждениеләре карамагындагы яшүсмерләр җыелган. Беренче турда интеллектуаль биремнәр булса, икенчесендә хәрби-спорт каршылыклар полосасы  оештырылган.
Чара барлык җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланган. Яр Чаллы "Асылташ" үзәге командасы беренче урынны яулаган. Аларга 30 мең сумга сертификат бирелгән. Саба "Тургай" приюты командасы 2 нче урында. Аларга 15 сумга сертификат тапшырылган. Түбән кама "Балкыш" үзәге командасы исә 3 нче урын яулауга ирешкән һәм 5 мең сум белән бүләкләнгән. 
Слет бәйрәм салюты белән тәмамланган.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International