Бүген Татарстан Республикасы Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова Алабуганың башка социаль һәм мәгариф учреждениеләре белән беррәттән Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында да булган. Биредә аны Алабуга районы социаль яклау бүлеге башлыгы С.Прохорова, учреждение директоры Н.Сафронова, “Махеев” хәйрия фонды башкарма директоры И.Галиев каршы алганнар.
Беренче эш итеп Татьяна Петровна “Уңайлы мохит 2014” программасы кысаларында бу җәйдә монтажланган пандусны караган. Хәзер интернатта яшәүче коляскадагы инвалидлар каршылыкларсыз гына учреждениегә керә, аннан чыга алачаклар.
Очрашу барышында Т.Ларионова интернат тормышы белән танышкан. Интернатта гадәттәгечә чаралар, дәресләр бара торган булган. Психолог сенсор бүлмәсендә ял итү сәгате уздырса, “Вдохновение” дигән драма түгәрәге дә үзенең эшен дәвам иткән. Президент ярдәмчесе “Алтын яшь” доброволец отряды әгъзасы Илнур Нурияхмәтовның иске газетлардан ясаган кәрзиннәрен, тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветераны Клавдия Мироникованың бәйләп ясаган чәчәкләрен караган.
Шулай ук мәртәбәле кунакка учреждениедә барлыкка килгән “Алтын яшь” доброволецлар отряды эшчәнлеге дә кызыклы тоелган. Ул әле ярты елдан артык кына эшләсә дә, анда керүчеләр унлаган акциядә катнашканнар, инвалидлар, мәктәпкә җыенырга хәлләреннән килмәгән балаларга ярдәм күрсәтергә өлгергәннәр инде.