"Гаилә" республика үзәге "Чисталык дәресе" акциясендә катнашачак

2014 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе
16 нчы сентябрь көнне "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик республика үзәге  "Чисталык дәресе" акциясендә катнашачак. Бу акциянең максаты үсеп килүче буынга  экологик белемнәрне тарату, аларда табигать ресурларына, әйләнә-тирәгә карата ихтирамлы караш тәрбияләүдән гыйбарәт. 
Билгеләп үтик, әлеге республикакүләм экология-мәгариф акциясе Халыкара  Җирнең озон катламын саклау көне кысаларында үткәрелә. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International