Буаның "Гармония" үзәге карамагындагы балаларны кафега чакырганнар

2014 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе
Буа районының "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә  оешкан "Преодоление" клубы әгъзалары өчен яңа уку елында беренче дәрес "Яшьлек" кафесында уздырылган. Бу чара чын яхшылык, мәхәббәт, якыннар турында кайгырту бәйрәме булган.  Бәйрәмнең иганәчесе  "Энергия" ҖЧҖ директоры  Рафаэль Гимадиев булган. 
Уен программасыннан соң балаларны төшке ашка дәшкәннәр. Өйгә кайтыр алдыннан һәр балага иганәче исеменнән тәм-томнар тутырылган букчалар тапшырылган.    
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International