Менделеевскның "Өмет яры" үзәге карамагындагы балаларны көзге урманга экскурсиягә алып барганнар

2014 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе
Менделеевск "Өмет яры" комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре "Минем кече туган ягым" акциясе кысаларында каенлыкка экускурсиягә барганнар.  Бу чараның максаты туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү, аның матурлыгын тоярга өйрәтү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаудан гыйбарәт булган. 
Бүлекчә белгечләре балаларның игътибарын көзге пейзаж матурлыгына юнәлдергәннәр, үсемлекләрнең һәм хайваннарның үзләрен ничек тотулары турында әңгәмәләр уздырганнар.  Урман буйлап йөрү балаларның күңеленә бик хуш килгән. Экскурсия файдалы узган, балалар рәхәтләнеп ял итеп, табигатьне күзәтеп кайтканнар. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International