27 нче августтан алып 2 нче сентябрьгә кадәр булган хисап атнасында эшсезләр санының кимегәне күзәтелә. Бер атна эчендә республикада бу күрсәткеч 23 кә төшкән. Татарстан буенча тулаем алганда 15352 кеше эшсез дип танылган һәм эш белән тәэмин итү үзәгенә исәпкә баскан. Узган атна буенча исә барлыгы 449 кеше эшсез калган. Аларның 323е - эштән азат ителгәннәр. 246 кеше исә эш урыннарын үз ихтыярлары белән калдырып киткән. 47 кешенең эштән китүенә оешма бетү яки кыскартылу сәбәп булган.
Билгеләргә кирәк, эш белән тәэмин итү үзәкләренә исәпкә басканнарның күбесе Казанда, Яр Чаллыда һәм Түбән Камада яшәүчеләр. Биредә теркәлгән эшсезләр саны 3467, 2033 һәм 1297 не тәшкил итә. Иң аз эшсезләр саны Менделеевскта – бары тик 100 кеше генә.