Бүгенге көндә республиканың вакансияләр банкында 47364 вакансия исәпләнә. 27 нче августтан алып 2 нче сентябрьгә кадәр булган узган хисап атнасында гына да хезмәткәрләргә булган ихтыяҗ 2679 га якын булган. Вакансияләрнең яртысыннан артыгы Казанда тупланган – монда 23029 эшче кирәк. Бу хәл эре шәһәрләр – Яр Чаллы, Алабуга Түбән Кама һәм Яшел Үзәндә күзәтелә. Биредә 5785, 4075, 2534 һәм 1401 эшчегә ихтыяҗ бар.
Эш табу өчен иң авыр җирлекләр булып Алексеевск, Чүпрәле һәм Апас районнары исәпләнә. Аларда 19, 16 һәм 15 кенә вакансия бар.