Менделеевск "Өмет яры" үзәге белгечләре район укытучылары конференциясендә катнашканнар

2014 елның 22 августы, җомга
Бүген Менделеевск "Өмет яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре укытучылар конференциясендә катнашканнар. Алар биредә "Районда гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең эшчәнлеген оештыру" дигән темага лекция белән чыгыш ясаган.
Белгечләр мәктәп,  сыйныф җитәкчеләрен  "Социаль куркыныч хәлдә булган балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау" дигән мәгълүмати система эшчәнлеге белән таныштырганнар. 2014 нче елның беренче ярты еллыгында балигъ булмаганнарның хокук бозуларын кисәтү өлкәсендә алып барган эшләре турында сөйләгәннәр.
Лекция барышында катнашучылар сораулар биргәннәр, тәкъдим һәм фикерләр алышканнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International