"Гаилә" үзәге белгечләре Спасс һәм Кама Тамагы районнарыннан килгән балалар өчен бәйрәм уздырганнар

2014 елның 22 августы, җомга
Кичә Спасс һәм Кама Тамагы районнарында урнашкан халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре карамагындагы балалар "Дейфи" күңел ачу үзәгенә барганнар. Алар бу көнне аттракционнарда, конкурсларда катнашканнар. Чара "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәге тарафыннан "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында үткәрелгән. 
Балалар бу көнне  онытылмаслык  итеп үткәргәннәр. Һәрберсе "Ашан буыны" иминият фонды исеменнән букча, канцтоварлар кабул итеп алган.   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International