Республикада "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" дигән акция дәвам итә

2014 елның 22 августы, җомга
25 нче август көнне Биектау "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагы балалар өчен "Тиздән мәктәпкә" дигән бәйрәм узачак. Бу чараны "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәге һәм "Ашан буыны", "Катрен" иминият фондлары белгечләре "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында үткәрә. 
Чара барышында һәр бала бүләккә мәктәп букчасы, уку кирәк-яраклары алачак.
Оештыручылар сүзләренә караганда, бу акция авыр матди  хәлдә калган гаиләләрдә, үз көчләре белән мәктәп кирәк-яраклары сатып ала алмаучы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен үткәрелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International