"Гаилә" республика үзәге директоры I нче Халыкара хатын-кызлар конгрессында катнашты

2014 елның 22 августы, җомга
21 нче августтан 22 нче августка чаклы "Корстон" күңел ачу үзәгендә  I нче Халыкара хатын-кызлар конгрессы булып узды.
Биредә "Дәүләт, төбәк, муниципаль идарәдә һәм үсешне стратегик планлаштыруда хатын-кызның роле һәм йогынтысы" дигән секция эше кысаларында "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик  үзәге  директоры Татьяна Журавлева да чыгыш ясаган. Ул "Гаилә" үзәге эшчәнлегенә тукталып, учреждениедә кулланыла торган нәтиҗәле эш алымнары, методикалар белән танышытырып үткән.
Чарага Россия һәм башка илләрнең бизнес-ширкәтләре хуҗалары, социологлар да чакырылган. Конгресс төрле илләр хатын-кызлары арасында элемтәләр урнаштырырга ярдәм иткән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International