Кичә Балтач районы “Наз” үзәгенең социаль-тернәкләнү бүлекчәсендә район башкарма комитеты урынбасары И.Гайнутдинов, район пенсия фонды хезмәткәре Р.Рамазанова, социаль яклау булеге житәкчесе А.Гатиятуллина, «Наз» үзәге директоры Г.Ахмадиева белән очрашу оештырылган. Очрашу барышында И.Гайнутдинов өлкәннәрне, мөмкинлекләре чикле кешеләрне, тернәкләнү бүлекчәсе хезмәткәрләрен 14 сентябрьдә үткәреләчәк сайлау, партияләр, кандидатлар белән таныштырган, районда башкарылган эшләр турында сөйләп киткән. Шулай ук очрашу барышында пенсия фонды хезмәткәре тернәкләнү узучы өлкәннәрне борчыган сорауларга да җавап биргән, тулырак итеп пенсия хакында сөйләп узган.