Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы каршындагы Кадрлар әзерләү һәм тармакны үстерү комплекслы үзәгендә инде күп еллар дәвамында “Астра” автомәктәбе эшләп килә. Ул Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы каршындагы дәүләт автомәктәбе буларак билгеле. Биредә "В" һәм "Кул идарәле В" категорияләре буенча машина йөртергә өйрәтәләр.
Шушы көннәрдә машина йөртергә өйрәнергә теләүчеләр өчен яңа курслар ачылу турында хәбәр ителде. Уку вакыты 3 айны тәшкил итә. Автомәктәп кичектереп түләү мөмкинлеге, студентларга, хәрбиләргә һәм халыкның башка категорияләренә ташламалар, шәхси йөртү графигы тәкъдим итә. Биредә шулай ук автотренажерларда шөгыльләнергә, квалификацияле укытучылар белән эшләргә, “Юл-транспорт һәлакәтендә беренче медицина ярдәме” буенча медицина тәҗрибәсе алырга да мөмкин булачак.
Уку бүлеге Казан шәһәре, Проточная урамы, 8 нче йорт адресы буенча урнашкан (бизнес-үзәкнең уң ягында янкорма).
Тулырак мәгълүматны www.social-profi.ru сайтында яки (843) 258-11-55 телефоны буенча алырга мөмкин.