14 нче август көнне “Гаилә” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәгендә Балинт төркеменең чираттагы семинары уздырыла. Темасы: “Социаль учреждениеләр белгечләренең хисси яну синдромын кисәтү”. Семинарда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәләре психологлары катнашачак. Белгечләр кешенең ресурс халәтен активлаштыру максатыннан сенсор бүлмәсе һәм НЛП техникасын, шулай ук тыенкы хисләрне белдерү өчен төрле арт-терапия техникаларын куллану кебек мәсьәләләр турында сөйләшәчәкләр.