Чистай психоневрологик интернатында ачык һавада музыкаль кичә узган
2014 елның 11 августы, дүшәмбе
Чистай психоневрологик интернатына шәхси эшмәкәр Михаил Анисимовның концерт программасы белән килүе инде күптән күркәм традициягә әйләнгән. Чираттагы очрашу интернат мәйданчыгында ачык һавада оештырылган. Бу кичә концерт кына түгел, уенлы программа булган. Интернатта яшәүчеләр дә аларда катнаша, күңел ача алганнар.