Яшел Үзән "Родник" үзәге карамагындагы балаларга юл куркынычсызлыгы турында белешмәлек һәм фликерлар таратылган

2014 елның 12 августы, сишәмбе
Балаларның  юлда  җәрәхәтләнүен кисәтү һәм юл йөрү кагыйдәләрен искәртү максатыннан  Норлат авылы җирлеге балалар спорт мәйданчыгында Яшел Үзән "Родник" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре тарафыннан "Күренеп тор" дигән акция уздырылган. Балаларга  бу көнне юлда үз-үзеңне дөрес итеп тоту турында белешмәлек, листовкалар һәм яктылыкны кайтартучы махсус значок -  фликерлар таратылган. 
Белгечләр сүзләренә караганда, балалар юл йөрү кагыйдәләрен начар беләләр, шунлыктан, үзләре дә сизмичә, аларны бозалар.  Шуңа күрә балаларда дисциплинаны ныгыту, оешканлыкны   үстерү мөһим. Үзәк белгечләре әлеге фликерлар сабыйларның куркынычсызлыгын арттыруда сизелерлек ярдәм итәр дип өметләнәләр.     
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International