Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры урынбасары җирле телевидениедә чыгыш ясаган

2014 елның 11 августы, дүшәмбе
Шушы көннәрдә Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры урынбасары "Нур-Әлмәт"  җирле телевидениесендә чыгучы "Атна нәтиҗәләре" тапшыруында  чыгыш ясаган. Әңгәмә барышында мәгариф учреждениеләрендә укып чыгучыларны вакытлыча эшкә урнаштыру, аларны эшкә алган оешмаларның хезмәт хакларын түләүгә тотылган чыгымнарын каплау, инвалидларны эшкә алган эш бирүчеләрнең чыгымнарын каплау, 14яшьтән алып 18 яшькә чаклы балигъ булмаганнарны җәйге яллар вакытында эшкә урнаштыру кебек сораулар каралган. 
Эш белән тәэмин итү үзәге белгече сүзләренә караганда, бу программада катнашуның максаты халыкның мәшульлегенә булышлык итү чараларында катнашу өчен мөмкин кадәр эш күбрәк бирүчеләрне җәлеп итү, башка оешмаларның уңай эш тәҗрибәләре белән таныштырудан гыйбарәт. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International