"Зеркало" үзәге белгечләре Яр Чаллының "Кояшкай" үзәгендә эшләүче коллегаларына уен технологияләре турында сөйләгән

2014 елның 11 августы, дүшәмбе
Шушы көннәрдә Яр Чаллыда урнашкан "Кояшкай" тернәкләндерү үзәге белгечләре Казанның "Зеркало"  халыкка психологик ярдәм тернәкләндерү үзәгеннән коллегаларын  каршы алганнар.Бу очрашуның максаты мөмкинлекләре чикле балигъ булмаганнарга социаль-психологик ярдәм күрсәтү һәм   социаль-мәдәни технологияләрне апробацияләүдән гыйбарәт булган. 
Бу көнне аеруча "Үсештә тайпылышлары булган балалар белән эшләүнең уен технологияләре" дигән темага сөйләшкәннәр. Квалификацияле белгечләр инвалид балаларны комплекслы тернәкләндерүдә инновацион технологияләрне куллану тәҗрибәсе белән уртаклашканнар.  Апробациядә катнашучылар өчен "Аутистик спектрда тайпылышлары булган балаларда сенсор интеграция бозылуны көйләү" һәм "Тылсымлы нур" дигән САУНДБИМ инновацион технологиясен куллану буенча мастер-класслар да уздырылган. 
"Зеркало" белгечләре мөмкинлекләре чикле балалар белән ничек итеп төркемле дәрес-чаралар үткәрү, шул ук вакытта һәр балага игътибар итү кебек сорауларга гамәлдә тавап биргәннәр, моны эшләп күрсәткәннәр. 
"Чара ахырында белгечләр бер-берсен борчыган һәм кызыксындырган сорауларга җаваплар биргәннәр.    
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International