Хисап атнасында республика предприятиеләрендә 3 бәхетсезлек очрагы теркәлгән

2014 елның 8 августы, җомга
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына  караганда, 4 нче августтан 8 нче августка чаклы 2 үлем белән тәмамланган һәм 1 авыр бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
2 августта үлемгә китергән беренче очрак Казанның "Бетон 24" ҖЧҖендә теркәлгән. 
DRY/WET RAPIO 4/80бетон заводында  бетон төенендә үле көе дворник табып алынган. 
Икенче үлем очрагы 5 нче августта Әлмәт
«ТНГ-АлГИС» ҖЧҖдә булган. Бу предприятие хезмәткәре 42 нче скважина җирлегендә  35 нче номерлы инклинометрик отрядта  геофизик эшләр башкарганда үлеп киткән.
Авыр бәхетсезлек очрагы Яр Чаллы "Камаз" ААҖнең  пресс-рама заводында теркәлгән. 1 нче августта  тикшерү стендында эшләгән чакта слесарьне стенд механизмы кысып, ул нык кына тән җәрәхәтләре ала.
Әлеге вакыт аралыгында төркемле бәхетсезлек очраклары теркәлмәгән. 
Барлык очраклар буенча да тикшерү эшләре бара.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International