Кукмараның “Милосердие” тернәкләндерү үзәге карамагындагы балаларны җәйге чорда эшкә урнаштырганнар

2014 елның 8 августы, җомга
Кукмара мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре Кукмара халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре белән берлектә үзәк карамагындагы балаларның җәйге хезмәтен  оештырганнар. Җәй дәвамында инвалид балалар тегү һәм агач остаханәсендә эшлиләр: тоткычлар, алъяпкычлар тегәләр, оекбашлар, мунчалалар бәйлиләр, чәчәкләрне карыйлар, үзәк территориясен җыештыралар. Балалар биредә эшләп кенә калмыйлар, комплекслы тернәкләнү  курсы да узалар. Эшләгәннәре өчен аларга хезмәт хакы түләнә. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International