Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре "Минем һөнәрем - минем карьера" дигән проект кысаларында чара уздырганнар

2014 елның 6 августы, чәршәмбе
Бүген Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре  "Салют" җәйге сәламәтләндерү лагерендә ял итүче урта мәктәп яшендәге балалар өчен һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырганнар. Биредә 7-15 яшьлек 100 кеше катнашкан.
Балалар төрле конкурсларда, хәрәкәтле уеннарда катнашканнар, төрле һөнәр кешеләрен, аларның эшләрен күрсәткәннәр. Уен ахырында командалар "Һөнәрләр дөньясы" дигән темага рәсемнәр ясаганнар.
Оештыручылар сүзләренә караганда, сәламәтләндерү лагерьләрендә үткәрелүче мондый һөнәри юнәлеш бирүче чаралар "Минем һөнәрем- минем карьерам" дигән проектны тормышка ашыруның алыштыргысыз бер этабы булып тора.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International