Татарстанда эшче кулларга кытлык саклана бирә

2014 елның 6 августы, чәршәмбе

Бүгенге көндә республиканың вакансияләр банкында 47334  вакансия исәпләнә.  30 нчы июльдән алып 5 нче августка кадәр булган узган хисап атнасында гына да хезмәткәрләргә булган ихтыяҗ 3477 гә якын булган. Вакансияләрнең яртысыннан артыгы Казанда тупланган – монда 21912 эшче кирәк. Бу хәл эре шәһәрләр  – Яр Чаллы, Алабуга Түбән Кама һәм Яшел Үзәндә күзәтелә.   Биредә 6918, 3772, 2501 һәм 1515 эшчегә ихтыяҗ бар.

Эш табу өчен  иң авыр җирлекләр булып Чүпрәле, Кайбыч һәм Апас районнары исәпләнә. Аларда 16, 14 һәм 13 кенә вакансия бар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International