Эшсез дип танылганнарның күбесе үз теләкләре белән эштән киткәннәр

2014 елның 6 августы, чәршәмбе

30 нчы июльдән алып 5 нче августка кадәр булган хисап атнасында эшсезләр санының кимегәне күзәтелә. Бер атна эчендә республикада  бу күрсәткеч 70 кә төшкән. Татарстан буенча тулаем алганда 15832  кеше эшсез дип танылган һәм эш белән тәэмин итү үзәгенә исәпкә баскан. Узган атна буенча исә барлыгы 560 кеше эшсез калган. Аларның 360ы - эштән азат ителгәннәр. 274 кеше исә эш урыннарын үз ихтыярлары белән калдырып киткән. 26 кешенең эштән китүенә оешма бетү яки кыскартылу сәбәп булган.

Билгеләргә кирәк, эш белән тәэмин итү үзәкләренә исәпкә басканнарның күбесе Яр Чаллыда һәм Түбән Камада яшәүчеләр. Биредә  теркәлгән эшсезләр саны 1993 һәм 1309ны тәшкил итә. Иң аз эшсезләр саны Менделеевскта    бары тик 99 кеше генә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International