Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яшәүче Спасс ярминкәсендә катнашкан

2014 елның 5 августы, сишәмбе
1 нче августтан 3 нче августка чаклы Алабугада Русия күләмендә милли чара - БДБ, Россия һәм Татарстаннан халык осталарын һәм һөнәрчеләрне җыйган Спасс ярминкәсе уздырылган. Бу бәйрәм чарасыннан Алабуга  өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт та читтә калмаган. Биредә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Клавдия Мирошникова инде өченче елын әлеге ярминкәдә катнашып килә.
87 яшьтә булуына карамастан, Клавдия Васильевна үз эшләрен 3 көн буе күргәзмәгә куеп торган. Аның иҗатында төп урынны бәйләгән чәчәкләр алып тора.
Оста сүзләренә караганда, Спасс ярминкәсе үзеңне күрсәтү, башкаларны күрү, бик күп уңай тәэсир-тойгылар алу урыны. Ул бу чараны оештыручыларга һәм интернат хезмәткәрләренә зур рәхмәт белдерә. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International