Министрлык вәкилләре Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшчәнлеген тикшерәчәк

2014 елның 4 августы, дүшәмбе
11 нче августтан 19 нчы августка чаклы Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының  вәкаләтле вәкилләре тарафыннан Әлмәт  халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең халыкны эш белән тәэмин итү буенча дәүләт гарантияләрен үтәү, инвалидларны эшсез сыйфатында теркәү буенча эшчәнлеге тикшереләчәк. Әлеге тикшерү  үзәкнең расланган  дәүләт хезмәте федераль дәүләт стандартына (гражданнарга туры килерлек эш, ә эш бирүчеләргә кирәкле хезмәткәрләр табуга ярдәм итүгә юнәлдерелгән) тәңгәл рәвештә башкару-башкармавын белү максатларыннан чыгып үткәрелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International