"Гаилә" үзәгендә "Төрле төстәге балачак" дигән балалар рәсеме конкурсы игълан ителә

2014 елның 1 августы, җомга
"Гаилә" гаиләгә һәм балаларга  социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәгендә 1 нче августтан 5 нче сентябрьгә чаклы  "Төрле төстәге балачак" дигән балалар рәсеме конкурсы игълан ителә. Конкурста республиканың гаиләгә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре карамагында булган 16 яшькә чаклы балалар катнаша ала.
Рәсемнәрне 420124, Казан шәһәре, Ямашев урамы, 37 нче йорт адресы буенча юлларга кирәк. Тел.(факс): (843)523-70-48, e-mail: gaile-info@mail.ru.
Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр, дипломнар көтә. Ә аларның иҗади эшләре "Гаилә" республика үзәге сайтында урын алачак.
Бу чара балигъ булмаганнарга карата көч куллану һәм мәрхәмәтсез карашны кисәтүгә юнәлдерелгән социаль программалар республика конкурсы кысаларында уздырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International