Түбән Кама "Веста" үзәге белгечләре "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында анимацияле чара уздырганнар

2014 елның 1 августы, җомга
Бүген Түбән Кама гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре тарафыннан тулы булмаган, күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче, шулай әтисе яки әнисе инвалид булган мөмкинлекләре чикле  40 бала өчен анимацияле чара уздырылган. Бу чараны уздыру өчен "Таиф-НК"  ААҖ иганәче ярдәмен күрсәткән - булачак укучыларга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар тапшырылган.
Тамаша барышында әкияти персонажлар балаларга табышмаклар әйткәннәр, күңелле зарядкалар ясатканнар.
Чара ахырында "Таиф-НК" ААҖ җитәкчелеге вәкиле балаларны  киләсе уку елы белән тәбрикләгән һәм канцеләр кирәк-яраклары тутырылган букчалар бүләк иткән. Балалар әлеге бүләкләргә бик шатланганнар.
Бу чара "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика акциясе кысаларында үткәрелгән. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International