Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен күңелле чаралар уздыралар

2014 елның 31 июле, пәнҗешәмбе
Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе  белгечләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен иртә үсеш студиясе оештырганнар. Балалар белән чаралар махсус җиһазландырылган бүлмәдә аена ике тапкыр уздырыла.  Әлеге программа иҗади, интеллектуаль, музыкаль  эшчәнлекне үстерүгә ярдәм итә. Әлеге чараларда балалар рәсем ясыйлар, әйләнә-тирә дөнья белән танышалар, аппликацияләр ясыйлар.
Бу дәресләрдә ата-аналар да   катнаша. Алар өчен мастер-класслар үткәрелә, баланың мөмкинлекләрен ничек үстерү турында кинәшләр бирелә.
Белгечләр сүзләренә караганда, ата-аналар һәм балаларның уртак эшчәнлеге балалар өчен бик файдалы һәм нәтиҗәле булачак. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International