Лаеш тернәкләндерү үзәге белгечләре үзәк карамагындагы балаларның экологик культурасын формалаштыралар

2014 елның 18 июле, җомга
Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Табигать белән гармониядә" социаль проекты кысаларында балаларда экологик культура, туган якка карата мәхәббәт һәм җаваплылык тәрбияләү эше дәвам иттерелә.
Барлык эш баланы  гамәли юнәлешле эшчәнлек ысуллары белән, аның авыруларына, яшь үзенчәлекләренә карап төрле яктан үстерү, камилләштерүгә юнәлтелгән. Бу уңайдан мәдәни агарту, гамәли эш алып барыла: экологик дәресләр, конкурс, күргәзмә, әңгәмәләр, гөлләр, куаклар үстерү кебек эш оештырыла.
Социаль педагог билгеләгәнчә, барлык бу эшләр яшь кешедә максатчанлык, планлаштыру,  хезмәтенең нәтиҗәсен контрольләү сәләтен тәрбияли, чөнки нәкъ менә бала чакта шәхеснең төп нигезләре, табигатькә, әйләнә-тирәгә карата уңай мөнәсәбәте формалаша.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International