Җәйге каникуллар вакытында Казан халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре балалар өчен бәйрәм чаралары уздырганнар

2014 елның 18 июле, җомга
Балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны кисәтү максатыннан "2014-2020 нче елларда балаларның һәм яшьләрнең ялын, сәламәтләнүен, мәшгульлеген оештыру" программасын тормышка ашыру кысаларында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре культорганизатор белән берлектә социаль куркыныч һәм авыр тормыш хәлендә булган балалар өчен "Халык мәзәкләре" дигән чаралар уздырганнар. Спорт  уеннары формасында балалар борынгы Русиядәге күңел ачулар белән танышканнар, рус халык мәкаль-әйтемнәрен искә төшергәннәр.
Бу уеннар һәрбер кечкенә катнашучының күңеленә хуш килгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International