Кукмараның “Тылсым” үзәге каршындагы клубка йөрүче балаларның туган көннәрен билгеләп үткәннәр

2014 елның 18 июле, җомга
Кукмарада аз тәэмин ителгән, күп балалы һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдән 10 балигъ булмаган бала үзләренең туган көннәрен билгеләп үтү өчен "Рандеву" кафесына җыелганнар. Бу чара "Клуб именинников" проекты кысаларында узган. Кафе администрациясе - Ринат Шакирович һәм аның иптәше Ильимра  балаларны бик шатланып каршы алганнар. Аерым залда өстәл әзерләнгән. Туган көннәрен билгеләп үтүчеләрне тәбрикләгәннән соң балалар конкурс һәм уеннарда катнашканнар. Һәр бала иганәчеләрдән бүләк кабул итеп алган. Әмма әлеге очрашуның иң төп нәтиҗәсе - ул балаларның шатлыгы, эчкерсез елмаюы булган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International