Чистайның "Салават купере" социаль ярдәм үзәгендә балалар өчен бәйрәм уздырылган

2014 елның 18 июле, җомга
Чистайда урнашкан "Салават күпере" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге Чистайның "Тормыш" доброволецлар хәрәкәтенә булышлык  үзәге волонтерлары һәм белгечләре белән берлектә "Гаилә бәхете чәчәге" дигән күңел ачу чарасы уздырылган. Биредә үзәк карамагындагы 17 гаилә катнашкан. Бу чараның максаты бала, ата-ана  һәм гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне ныгытудан гыйбарәт булган.
Бәйрәмне костюмлы персонажлар ачкан. Балаларга бу көнне Ромашка, Карлсон, Клепа һәм Смешинка кунакка килгән. Алар күңелле уеннар, конкурслар да уздырганнар.
Чара ахырында балаларга йомшак уенчыклар бүләк ителгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International