Арча волонтерлары мөмкинлекләре чикле балаларга бәйрәм оештырган

2014 елның 18 июле, җомга
Арчаның "Центр милосердия" үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре һәм "Волонтер" доброволец үзәге өчен бу көннәр чын мәгънәсендә бик кызу булган. Алар мөмкинлекләре чикле балалар өчен Сабантуй уздырганнар.  Кызлар һәм малайлар уен һәм конкурсларда катнашкан, бүләкләр алган.
Бу көн "Волонтер" үзәгенә кушылып эшли башлаган "Шатлык" сәламәтләндерү лагере балалары өчен аеруча дулкынландыргыч булган, чөнки бу көнне алар үзләренең беренче флеш-мобларын үткәргәннәр.
Оештыручылар билгеләгәнчә, мондый чаралар уздыру мөмкинлекләре чикле балалар өчен аеруча мөһим, чөнки бу акцияләр яшьләрне тәрбияләүдә зур роль уйныйлар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International