Казан халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Яхшы ата-ана" дигән тренинг уздырган

2014 елның 18 июле, җомга
Казанның Авиатөзелеш районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологлары  балигъ булмаганнарга карата мәрхәмәтсез карашны кисәтү максатыннан балаларның ата-аналары белән нәтиҗәле эшчәнлегенә юнәлдерелгән "Яхшы ата-ана" дигән тренинг уздырганнар. Дискуссия барышында катнашучылар балаларга тәрбия бирү ысуллары, балигъ булмаганнарның кыйммәтләре формалашуда ата-ананың роле кебек сорауларга җавап биргәннәр. Яшүсмерләр белән конфликтлар туган очракта иң нәтиҗәле аралашу ысулы буларак "Мин һәм минем фикерләрем" дигән техника тәкъдим ителгән.
Тренингның нәтиҗәлелеген бәяләү максатыннан катнашучыларга анкета узарга кушылган. Барлык ата-аналар да әлеге тренингның файдалы, актуаль  булуын билгеләп үткән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International