Бөгелмәнең “Радуга” үзәге гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре янгын куркынычсызлыгы максатыннан “Шырпы турниры” үткәргәннәр

2014 елның 18 июле, җомга

Бөгелмә районы “Радуга” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагоглары “Ялкын” приюты балалары өчен күңел ачу чарасы уздырганнар.

Башта балаларга “Прометей турында легенданы” сөйләп киткәннәр, аннан соң янгын чыгу очракларын, бу вакытта үзеңне тоту кагыйдәләренә тукталганнар.

Чараның икенче яртысында балалар ике командага бүленеп уен һәм конкурсларда катнашканнар.  Командалар 1-2нче урыннар өчен мактау кәгазьләре, “Сокол-2” кибетеннән тәм-томнар белән бүләкләнгәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International