Кукмара “Тылсым” үзәге белгечләре балаларны зарарлы гадәтләргә каршы торырга өндиләр

2014 елның 18 июле, җомга

Шушы көннәрдә Кукмараның “Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре “Волонтер-Кукмара” доброволец оешмасы белән берлектә “Нараткай” дигән балалар өчен сәламәтләндерү лагеренә барганнар. Бу чара “Колизей” социаль анимация театры программасын тормышка ашыру кысаларында уздырылган.

Балалар игътибарына бу көнне “Минем сәламәтлегем – минем кулларда” дигән социаль тамаша тәкъдим ителгән.  “Нараткай” лагерендә ял итүче 85 бала флеш-моб, гадәти булмаган бию ярдәмендә  зарарлы гадәтләргә каршылык белдергәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International