Буа районы «Гармония» үзәге белгечләре “Чайка” сәламәтләндерү лагерендә күңелле чара уздырган

2014 елның 18 июле, җомга

Кичә Буаның «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре “Чайка” шәһәр яны сәламәтләндерү лагерендә сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау буенча чара үткәргәннәр. Кече яшьтәге балалар белән социаль педагоглар тарафыннан уеннар уздырылса, олырак яшүсмерләр белән викторина, табышмаклы уеннар уздырылган. Алар үз фикерләрен белдерергә, башкаларның хисләрен таный белергә өйрәнгәннәр.

Яшүсмерләр белән шулай ук “Мин аралашырга телим” дигән тренинг та уздырылган.

Белгечләр сүзләренә караганда, мондый чаралар балаларны сәламәт тормыш  рәвеше алып барырга өнди, командада эшләргә өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International