Әлмәт районындагы эшсез гражданнарга эш урыннары тәкъдим иткәннәр

2014 елның 17 июле, пәнҗешәмбе
Кичә Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан авыл җирендә яшәүчеләр өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылган. Әлеге чарага мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы, шулай ук теләге булган башка гражданнар  чакырылган .  Ярминкәдә Әлмәт һәм Ижевск шәһәрләренең 16 предприятие һәм оешмасы вәкилләре  катнашкан. Алар тарфыннан эш эзләүчеләргә түбәндәге белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим ителгән: ферма мөдире, машина белән саву операторы, комбайнчы, автомобиль йөртүче, эретеп ябыштыручы, токарь, машина-трактор паркы мөдире, белгеч, технолог-оператор һ.б.
Ярминкәдә шулай ук "МТ-ГРУПП" ҖЧҖенең газета, буклетлары таратылган. Ижевскида урнашкан  әлеге предприятие вәкилләре тутырылган анкеталар буенча хезмәткәрләр эзләүне киләчәктә дә дәвам итәчәк.
Бу чарага 100дән артык кеше килгән. Вакантлы урыннарга 10 кеше чакырылган. 13  кеше психолог-профконсультантта үзләренең һөнәри хирыслыкларын билгеләү буенча  тест узган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International