Министрлык тарафыннан Тәтеш халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшчәнлеген тикшерелде

2014 елның 17 июле, пәнҗешәмбе
30 нчы июньнән 11 нче июльгә кадәр Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан Тәтеш  районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге дәүләт казна учреждениесе һәм аның Кама Тамагы районы буенча филиалы  эшчәнлеге тикшерелгән. Тикшерү чараларының бер өлеше учреждениегә барып үткәрелгән.
Әлеге тикшерүгә килгәндә, ул мәшгульлек үзәге эшчәнлегенең 1991 елның 19 апреленнән №1032-1 "Россия Федерациясендә халыкның мәшгульлеге хакында" законына, шулай ук РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының 2012нче елның 13 ноябреннән №524н приказы белән расланган дәүләт хезмәте федераль дәүләт стандартына (гражданнарга туры килерлек эш, ә эш бирүчеләргә кирәкле хезмәткәрләр табуга ярдәм итүгә юнәлдерелгән) тәңгәл рәвештә башкарылу-башкарылмавын белү максатларыннан чыгып үткәрелгән.
Тикшерү нәтиҗәсендә мәшгульлек өлкәсендә дәүләт хезмәтләрен алучылар регистрындагы мәгълүматның чынлыктагы фактлар белән тәңгәл килмәве, дәүләт хезмәтләре күрсәтү Административ регламенты белән каралган административ эшләрне башкармау, шулай ук  "Россия Федерациясендә халыкның мәшгульлеге хакында" законынның 33, 34 маддәләре бозылу  ачыкланган.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча тикшерү актлары төзелеп, табылган кимчелекләрне юк итергә боерык биреләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International