9 нчы июльдән 15 нче июльгә кадәр булган хисап атнасында 142 казанлы эш белән тәэмин итү үзәкләренә исәпкә баскан

2014 елның 16 июле, чәршәмбе

9 нчы июльдән 15 нче июльгә кадәр булган   хисап атнасында 21 кеше Казанның күмәртәләп һәм берәмләп сәүдә итү өлкәсенә караган оешмаларыннан  эштән киткән. Бу – Татарстан башкаласында әлеге атна өчен эштән китүләр күзәтелгән икенче өлкә.  Беренче урында исә эшкәртүче җитештерү тармагы, бу оешмалардан 23 казанлы киткән.  Өченче урында бу хисап атнасында  финанс эшчәнлегенә караган предприятиеләр тора, алардан 13 хезмәткәр эшеннән киткән.

Башкалада шулай ук транспорт предприятиеләреннән 10 кеше, мәгариф һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтү  өлкәләреннән 7 кеше эштән  киткән. 6 шар хезмәткәр төзелеш һәм күчемсез мөлкәт өлкәләреннән китеп барган. Иң аз эштән азат ителүләр күзәтелгән өлкәләр исә – кунакханә бизнесы, сәламәтлек саклау өлкәсе – нибары 2 кеше эш урынын калдырган.

Гомумән,  9 нчы июльдән 15 нче июльгә кадәр булган   хисап атнасында барлыгы 142 казанлы эшсез дип танылган. Аларның 63е эш урынын үз теләге белән калдырса, 23 – оешма юкка чыгарылу һәм хезмәткәрләр штаты кыскару сәбәпле эшсез калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International