Бүгенге көндә эшсез татарстанлылар үзләренә эшне 46632 вакансия арасыннан сайлый алалар. Татарстан предприятиеләре бүгенге көндә нәкъ менә шулкадәр хезмәткәргә ихтыяҗ кичерә. 9 нчы июльдән 15 нче июльгә кадәр булган хисап атнасында эш бирүчеләр мәшгульлек үзәкләренә 3805 хезмәткәр сорап мөрәҗәгать иткәннәр. Вакансияләр иң күп булган шәһәр – Казан. Биредә 21110 эш урыны бар. 6409 вакансия арасыннан эш урыннарыннан Чаллыдагы эшсезләр эзли, Түбән Камада исә эшләргә теләге булганнарга 2873 вакансия әзер.
Шул ук вакытта Татарстанда 15911 кеше республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә исәптә тора.