Балтачның "Наз" үзәге белгечләре яшүсмерләрнең караучысызлыгын кисәтүгә багышланган чара уздырганнар

2014 елның 17 июле, пәнҗешәмбе
Балтачның "Наз" комплекслы  үзәге белгечләре тарафыннан яшүсмерләрнең каникуллар вакытында  караучысызлыгын кисәтүгә  юнәлдерелгән "Файдалы ял" дигән программа эшләнгән. Аның нигезендә шушы көннәрдә беренче чара уздырылган инде. Карадуган авылы җирлегенә керүче Арбаш авылында 40 балигъ булмаган бала катнашында уеннар үткәрелгән.
Чара барышында балаларга юл иминлеге кагыйдәләрен төшендергәннәр, яшь җәяүле блокноты, дәфтәре һәм буклетлар таратканнар.
Һәр бала актив катнашуы өчен иганәчеләр Фәнил Исхаков һәм Әхмәт Шәриповтан тәмле бүләкләр кабул итеп алган.
Белгечләр билгеләгәнчә, мондый чаралар Балтач районының башка аз халыклы авылларында да үткәреләчәк.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International