Лаеш тернәкләндерү үзәге карамагындагы балаларны транспорт төрләре белән таныштырганнар

2014 елның 17 июле, пәнҗешәмбе
Бүген Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Гүзәл  Созинова һәм педагог-психолог Гүзәлия Абдулкадыйрова "Транспорт" темасына дәрес уздырганнар. Уен формасында балаларны һава, җир өсте, җир асты, су асты транспорты белән таныштырганнар. Дәрестә бармак гимнастикасы һ.б. ысуллар кулланылган. Чара мускуллар һәм хис киеренкелеген алу, игътибарлылыкны арттыру, тирә-юнь турында белемнәрне тирәнәйтү максатларыннан чыгып үткәрелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International