Узган хисап атнасында Татарстан предприятиеләрендә 5 бәхетсезлек очрагы теркәлгән

2014 елның 11 июле, җомга
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясенә 4 нче июльдән 11 нче июльгә чаклы кабул ителгән  мәгълүматка  караганда, узган хисап атнасында  2 авыр, 2 үлем белән тәмамланган, 1 төркемле  бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
Үлемгә китергән беренче очрак "Ак Барс Буа" ҖЧҖдә  4 нче июльдә теркәлгән.  Предприятие җирлегендә сакчының өстенә автомобиль менгән.
Икенче үлемгә китергән очрак 6 июльдә булган. Казанда урнашкан "Эдельвейс-М сөт продуктлары комбинаты" ЯАҖ машинисты операторлар бүлмәсендә үле хәлдә табып алына.
Авыр җәрәхәтләргә китергән бәхетсезлек очрагы  исә 5 нче июльдә Лаеш районының "Ак Барс Аэро"  ҖЧҖдә теркәлгән. Яңа Чишмә районы Архангельская бистәсе тирәсендә
Robinson вертолеты бик каты  итеп җиргә утыра, нәтиҗәдә вертолет командирының сәламәтлегенә  зыян килә.

Икенче  көнне тагын бер авыр бәхетсезлек очрагы теркәлгән.  Мамадыш районы "Нократ" "Сөт иле" ҖЧҖ филиалында комбайнның машинисты үкчәсез калган хәлдә табып алына.
  6 нчы июльдә бер төркемле бәхетсезлек очрагы теркәлгән.  Свердлау өлкәсенең Качканар-Югары Тура трассасында юл-транспорт һәлакәте була. Биредә Лениногорск шәһәрендә урнашкан "Контакт-С" ҖЧҖ  хезмәткәрләре зыян күрә.
Барлык очраклар буенча да тикшерү бара.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International