Зәйнең “Шатлык” үзәге каршындагы "Альтернатива" психология театры активистлары "Яшә, чишмә!" дигән акция уздырганнар

2014 елның 14 июле, дүшәмбе
Зәйнең “Шатлык” үзәге каршында эшләп килүче  "Альтернатива" психология театры активистлары, җитәкчеләре Вера Фатеева белән бергә  Югары Шәпке авылына барып, "Зирекле" чишмәсен чистартканнар.  "Яшә, чишмә!" дигән исемдәге әлеге  акция кече туган ил елына багышланган һәм укучыларга экологик тәрбия бирү, җәмгыять игътибарын туган якның экологик проблемаларына юнәлтү, волонтерлык эшчәнлеген җәелдерүдән гыйбарәт булган. Кирәкле эш кораллары һәм автобус белән активистларны  Зәй "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тәэмин иткән.
Нәтиҗәдә, чишмә яны, чишмә үзе чүп-чардан арындырылган, әрекмәннәр чабылган, чатыр, эскәмияләр  юылган. Беренче ярты сәгатьтә үк инде сигез букча чүп җыелган. Тырышып, тир түгеп чистартканнан соң чишмә чистарып калган, акциядә катнашучылар бу изге эшләреннән бик канәгать калганнар.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International